Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Янгыннан зыян күрүчеләр ярдәмгә исәп тота ала

“Русия Кызыл Хач” Гомумрусия иҗтимагый оешмасының Башкортстан буенча бүлекчәсе янгыннан зыян күрүчеләргә азык-төлек җыелмасы, гигиена кирәк-яраклары, урын-җир әйберләре белән гуманитар ярдәм күрсәтүне дәвам итә.

Ярдәм сорап, агымдагы елда янгын нәтиҗәсендә йорты, милке зыян күргән яисә янган гражданнар мөрәҗәгать итә ала. Үзең белән янгын турында белешмә, яшәүчеләрнең теркәү документлары булырга тиеш, дип хәбәр итәләр Уфа шәһәре хакимиятеннән.

Гуманитар ярдәмне Уфадагы Карл Маркс урамы, 53нче йорт адресы буенча урнашкан “Кызыл Хач” офисында алырга була. Өстәмә сорауларны (347) 251-64-11 телефоны буенча бирергә, яки redcrossufa@bk.ru электрон почтасына юлларга мөмкин.

Фото: pixabay.com сайтынна