Курган өлкәсенең өстәмә белем бирү дәүләт учреждениесе директоры үз улын берничә вазыйфага эшкә алган: лаборант, китапханәче, урам себерүче, җыештыручы.
Тик хикмәт шунда: егет бер генә көн дә эш урынында булмаган, ул бу вакытта югары уку йортында белем алган. Ләкин хезмәт хакы алып барган. Җәмгысы аңа 312 мең 414 сум түләгәннәр.
Алдашу эшкә килү табелен тикшергәндә генә ачыкланган. Суд дәүләт учреждениесе җитәкчесеннән нигезсез түләнгән акчаларны кире кайтару хакында карар чыгарган.