Кичә Германиянең Боден күле өстендә булган фаҗигагә 16 ел тулды.
Исегездә булса, 2002 елның 2 июль төнендә Боден күле өстендә “Башкортстан авиалинияләре” пассажирлар самолеты һәм DHL йөк самолеты бәрелешкәннәр иде. Нәтиҗәдә, 71 кеше, шул исәптән 52 бала, һәлак булды. Балалар сәләтле укучыларга ярдәм итү программасы буенча Испаниягә ялга китеп барган булган.
Шушы фаҗига истәлегенә Германиянең Юберлинген шәһәре янында мемориаль комплекс калкып чыккан. Уфаның Көньяк зиратында да һәйкәл һәм истәлек аллеяләре булдырылды. Кичә анда һәлакәт корбаннарының туганнары һәм якыннары җыелды...
Фото: Кирилл Пенкин фотосы.