Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Даруларга акча кызганмыйбыз…

Русиялеләр, даруларның хакларына игътибар итмичә, препаратлар алуда экономия ясамый башлаган. Моны “Ромир” тикшерүе ачыклаган.

Быел үткән тикшеренүләрдән күренүенчә, русиялеләрнең яртысы (49 проценты) дарулар алуга акча кызганмый. “Даруларны тиешле күләмдә алыр өчен экономия ясамыйбыз”, – дип җавап биргән респондентлар саны 2015 елда - 34, былтыр 35 процент булган.

Әлбәттә, кыйммәт даруларның үзебездә җитештерелгән арзанрак аналогларын алучылар да бар. Аларның саны, үткән елдагы белән чагыштырганда, кимемәгән – 18 процент. Ә менә кирәгеннән артык дарулар алучы кешеләр саны кискен кимегән, алар 4 кенә процент. Узган елда мондый кешеләр 11 процент тәшкил иткән...

Фото: pixabay.com сайтыннан