Хәйбулла районының Акъяр авылында яхшы йолага әверелгән IV «Бөек дала» ачык республика рок-фестивале үтте. Быел анда республиканың җиде шәһәреннән һәм дүрт районыннан 21 коллектив, шулай ук Казахстаннан Нурлан Кажиев һәм Ырынбур өлкәсеннән «Резонанс» төркеме катнашты.
Фестивальдә Башкортстаннан «Җилмәрзәк» (Белорет), «Дәрт» (Межгорье), «Дуслар» (Сибай), «Дәвер» (Стәрлетамаҡ), «Дан», «DarMan project», «Малай-шалай», «Nektoria» (Уфа), «Баембәт» (Күгәрчен районы), «Юлдаш» (Салават районы), «Акъяр», «Ай нуры» һәм «Рух» (Хәйбулла районы) рок-төркемнәре чыгыш ясады.
Фестиваль кысаларында «Башкортстан Республикасында этнорокны үстерү перспективалары» дигән темага "түгәрәк өстәл" үтте. Анда Хәйбулла районы хакимияте башлыгы урынбасары Минзәлә Баймырзина, Республика халык ижаты үзәге генеральный директоры Артур Әлибәков, «Дәрүишхан» төркеме лидеры Альберт Габбасов һәм рок-төркем җитәкчеләре катнашты.
Рок-фестивалне ачар алдыннан махсус чыгарылган лотерея уйнатылды, аның төп бүләге – телевизор.
Орск шәһәре коллективының утлы акробатик экстремаль шоу программасы бәйрәмнең үзенчәлекле өлеше булды.
Фестивальне Баймак шәһәренең «BAYMAK BAYKERS» мотоберләшмәсе, Күмертау һәм Белорет шәһәренең «Корыч тырнаклар» мотоклубы байкерлары бизәде. Чараны Орск шәһәре парашютчылары шоу белән дәвам итте.
Рок-фестиваль «DarMan project» чыгышы белән тәмамланды, ахырда фейерверк булды.
Фестивальне оештыручылар – Башкортстан Мәдәният министрлыгы, Республика халык иҗаты үзәге, Хәйбулла районы хакимияте.
Фото район мәдәният сарае сайтыннан алынды.