1-5 август көннәрендә Казан шәһәрендә VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы узачак. Форумда халкыбызның телен, мәдәниятен үстерү, яшь буынның милләтебезнең үзенчәлеген саклауда тоткан роле каралачак.
Әлеге чарада 30 чит илдән, 60 Русиянең 60 төбәгеннән һәм Татарстан районнарыннан барлыгы 1000 делегат катнашуы көтелә.
Форум программасында эшлекле очрашулар (пленар утырыш, дискуссион мәйданчыклар, проект сессияләрен уздыру көтелә), төрледән-төрле мәдәни-мәгълүмати һәм өйрәнү сәяхәтләре, шулай ук Казанның татар тарихы белән бәйле урыннарына бару, Арчада шәһәр көнендә һәм “Печән базары” фестивалендә катнашу күз алдында тотыла.