Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Иң симез керпене ябыктырмакчылар

Шотландиядә иң симез һәм авыр саналучы керпене диетага утыртырга җыеналар. Абердинширдагы җәнлекләрне коткару үзәге аны табып алганда керпе ул кадәр авыр булмый әле.
Үткән көзне шунда яшәүче бер ир энәле җәнлек белән дуслашып китә, ашата башлый, Арбакл, дип исем дә куша. Арбакл да киң күңелле ир янына еш килеп, сыйланып йөри башлый. Ләкин бу сыйланулардан соң ул бераздан шар формасына керә һәм көчкә кузгала башлый. Аның авырлыгы 2,5 килограммнан да артып киткән. Бу керпеләрнең уртача авырлыгыннан дүрт тапкыр күбрәк. Коткару үзәгендә аңа янә ярдәм итмәкчеләр. Бу юлы инде ябыгырга. Ашатуны киметеп, Арбаклны физик активлыкка җәлеп итү өчен азыкны төрле җиргә сибеп чыгарга чамалыйлар. Фото pixabay сайтаннан алынды.

Шотландиядә иң симез һәм авыр саналучы керпене диетага утыртырга җыеналар. Абердинширдагы җәнлекләрне коткару үзәге аны табып алганда керпе ул кадәр авыр булмый әле.

Үткән көзне шунда яшәүче бер ир энәле җәнлек белән дуслашып китә, ашата башлый, Арбакл, дип исем дә куша. Арбакл да киң күңелле ир янына еш килеп, сыйланып йөри башлый.

Ләкин бу сыйланулардан соң ул бераздан шар формасына керә һәм көчкә кузгала башлый. Аның авырлыгы 2,5 килограммнан да артып киткән. Бу керпеләрнең уртача авырлыгыннан дүрт тапкыр күбрәк. Коткару үзәгендә аңа янә ярдәм итмәкчеләр. Бу юлы инде ябыгырга.

Ашатуны киметеп, Арбаклны физик активлыкка җәлеп итү өчен азыкны төрле җиргә сибеп чыгарга чамалыйлар.

Фото pixabay сайтаннан алынды.