"Интерфакс" хәбәр итүенә караганда, Русиядә террорчылыкка каршы законга төзәтүләр 1 июльдән гамәлгә керде. Бу пакетны “Яровая законы” дип тә атыйлар.
2016 елның 7 июлендә Русия Президенты кул куйган пакет 1 июльдән көченә керде. Әлеге документка ярашлы, элемтә һәм интернет-компания операторлары текст һәм тавыш белән язылган хәбәрләрне, рәсемнәрне, тавышларны, видео һәм башка электрон хәбәрләрне 6 айга кадәр сакларга тиеш.
2018 елның апрелендә хөкүмәт элемтә операторлары өчен кагыйдәләрне раслады. 1 июльдә көченә кергән карар буенча, телеком-компанияләр 6 ай дәвамында сөйләшүләрнең аудиоязмаларын һәм SMS-хәбәрләрне сакларга бурычлы.
Шул ук вакытта Хөкүмәт элемтә операторлары өчен кулланучылар интернет-трафигын саклауны кичектерде. 2018 елның 1 октябреннән элемтә операторлары 6 ай дәвамында кулланучыларның соңгы 30 тәүлектәге интернет-трафигын сакларга тиеш. Саклау өчен техник чаралар күләме, файдалануга тапшырылганнан алып, 5 ел дәвамында, ел саен 15 процентка артачак.
Фото: (Фото pixabay.com сайтыннан)