“Урал батыр” XX республика конкурсының яшь җиңүчеләре билгеле булды.
27-30 июньдә Бөрҗән районындагы “Агыйдел” сәламәтләндерү-тәрбия лагеренда “Урал батыр” эпосын яттан сөйләүчеләр һәм башкаручылар конкурсы узды.
Быел бәйге 20нче тапкыр оештырылды. Аның республика этабында төрле район һәм шәһәр мәктәпләреннән 48 укучы һәм 20 фольклор коллективы чыгыш ясады. Иң кечкенә чәчәнгә 5 яшь, ул Куергазы районыннан килгән. Иң "өлкән" чәчән — Дәүләкән районы лицей-интернатының 11 сыйныф укучысы. Бәйгедә катнашучы биш укучы 4500 юлдан торган эпосны тулысынча ятлаган.
Республика конкурсында Ган-прига 2 катнашучы: Учалы районыннан 4нче сыйныф һәм Ишембай районыннан 9нчы сыйныф укучылары лаек булды.
Бәйгенең призерлары 1-4нче, 5-7нче, 8-11нче сыйныф укучылары арасында билгеләнде.
1нче урынны Куергазы, Ишембай һәм Зилаер районнары укучылары алды. 2нче урынга Бакалы, Бөрҗән, Дәүләкән районнары укучылары чыкты. Ә өченче урында — Учылы һәм Белорет районнанарының яшь чәчәннәре.
Эпосны сәхнәләштерү буенча Бөрҗән районыннан килгән фольклор коллективка җитүче булмады, аларга 1нче урын бирелде. 2нче урында — Учалы һәм Баймак коллективлары, Р. Гарипов исемендәге Башкорт республика гимназия-интернаты һәм Стәрлетамак 3нче гимназия укучылары 3нче урынны бүлеште.
Фото Башкортстан Мәгариф министрлыгы сайтыннан алынды.