Иң начар экологик хәлләр Свердловск өлкәсендә. Ул “Яшел патруль” иҗтимагый оешмасының рейтингында 85 урынны алган. Арытаба Чиләбе (84нче урын) һәм Мәскәү (83нче урын) өлкәләре килә. Мәскәү бу исемлеккә чүплекләре белән бәйле проблемалары аркасында эләккән.
Тамбов өлкәсе, Алтай республикасы һәм Алтай краенда экологик хәлләр иң иминнәрдән санала. “Яшел патруль” рәисе Андрей Нагибин сүзләренчә, Алтай төбәкләре Тамбовны беренче урыннан кысрыклап та чыгарырга мөмкин, чөнки анда экологик проблемалар тиз хәл ителә.
Исемлек төзегәндә һава, су торышы, калдыклар чыгарулар, шулай ук иҗтимагый оешмалар, властьлар эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге һәм башка кайсыбер критерийлар исәпкә алына.
Беренче юлларны гадәттәгечә авыл хуҗалыгы илләре били, соңгыларын – сәнәгать илләре.