Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Төзүчеләрнең абруе кимемәячәк

Уфада “Башкортстан Республикасы төзелеш комплексының иң яхшы ташчысы” дип аталган һөнәри осталык конкурсы үтә.

Аны республиканың Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты “Башкортстан Республикасының Төзүчеләр берлеге”, “Башкорстан Республикасының Төбәк төзелеш берлеге”, Русия Төзүчеләр профсоюзының республика оешмасы белән берлектә оештырды.

Быел иң яхшы ташчы исеменә республиканың 13нче төзелеш компаниясе көч сынашты.

Конкурс теория һәм практика буенча 2 этапта үтә. Төзүчеләр хезмәтне саклау һәм җитештерү технологиясе буенча сорауларга җавап бирергә тиеш булачак һәм кирпечтән төзелеш эшләре үрнәкләрен күрсәтәчәк.

Фото: Динар Кәлимуллин