Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Нагаевода йортны яшен суккан

Бәхеткә, янгын тиз арада сүндерелгән.

Табигатьнең ярсу көчен берни белән дә җиңәм димә. Җәй айларында яшен яшьнәве дә еш кына хәвеф тудыра.

Кичә яшен вакытында Нагаево авылындагы бер йортның түбәсе яна башлаган. Фаразлар буенча, түбәне яшен суккан.

Янгын сүндерүчеләрнең тиз арада килеп җитүе нәтиҗәсендә ут-ялкын сүндерелгән. Йорттагыларга зыян килмәгән.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кешеләрнең яшен яшьнәгәндә хәвефсезлек чараларын күрүен сорый. Яшен вакытында калкулыкларда, ачык урыннарда, тәрәзә янында булудан сакланыгыз. Электр җиһазлары, телефоннар белән эш итмәгез. Яшен вакытында мотоцикл, скутер, велосипедта йөрү дә тыела.

Фото чыганагы: Esz.in.ua