Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Уфа лимонарие куянлы булды

"Башинформ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, Уфадагы лимонарийга куян ияләшкән. Лимонарий хезмәткәрләре әйтүенчә, якында гына барган төзелештәге тавыштан куркыпмы, бирегә куяннар бик еш килеп керә икән. Башкаларыннан аермалы буларак, "Лимон"га теплицада бик ошап киткән һәм ул монда яшәргә калган. Кәбестә үсентеләрен, үләнне яратып ашый. Итагатьле кунак буларак, агачларга тими икән. (Фото "Башинформ" агентлыгыннан алынды).

Аңа "Лимон" дип кушамат та биргәннәр...

"Башинформ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, Уфадагы лимонарийга куян ияләшкән. Лимонарий хезмәткәрләре әйтүенчә, якында гына барган төзелештәге тавыштан куркыпмы, бирегә куяннар бик еш килеп керә икән. Башкаларыннан аермалы буларак, "Лимон"га теплицада бик ошап киткән һәм ул монда яшәргә калган. Кәбестә үсентеләрен, үләнне яратып ашый. Итагатьле кунак буларак, агачларга тими икән.

(Фото "Башинформ" агентлыгыннан алынды).