Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Интернетта электрон хәбәрләр алты ай сакланачак

"Интерфакс" хәбәр итүенә караганда, 1 июльдән Русия кулланучыларының электрон хәбәрләрен алты ай дәвамында саклаячаклар.

Русия Хөкүмәте Интернетта мәгълүмат таратучыларга бу эшне оештырырга күрсәтмә биргән. Алар мәгълүматны саклауны һәм, кирәк булган очракта, хокук саклау органнарына билгеләнгән тәртиптә бирүне тәэмин итәчәк.

Русиядә мәгълүмат таратуны оештыручылар текстлы хәбәрләрне, тавышлы мәгълүматны, рәсем, видео һәм башка электрон хәбәрләр саклауны расланган кагыйдәләр нигезендә башкарачак.

Әлеге кагыйдәләр челтәрле адрес ярдәмендә теркәлгән яисә авторизацияләнгән кулланучыларга кагыла, диелгән әлеге хәбәрдә.

Фото: (Фото pixabay.com сайтыннан).