Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

“Иштуган"га кысла фестиваленә килегез!

14 июльдә Мәләвез районында кысла фестивале үтәчәк. “Иштуган” мәдәни-балыкчылык хуҗалыгында узачак фестивальдә һәркем катнаша ала, дип яза “Башинформ” агентлыгы.

Республикада беренче кысла фестивале былтыр июльдә үткән иде.

-- Башкортстанда гаилә белән актив ял итүне популярлаштыруга юнәлтелгән чара фестиваль форматында оештырыла, монда килгән һәр кеше катнашучыга әверелә. Оештыручылар тематик һәм иҗади осталык дәресләре, экологик һәм туристик квестлар, күңел ачу программалары әзерләгән. Моннан тыш, фестивальнең символы “Кысла” арт-объекты эшләнгән. Һәр катнушучы, кысла тоту коралы ясап, үз көчен сынап карый алачак, -- ди Эшкуарлык һәм туризм буенча дәүләт комитеты карамагындагы Туризмны үстерү үзәге вәкиле Анастасия Лапина.

-- Фестивальдә яңгыраган мәгълүматлар катнашучыларның тирә-як мохит, аның торышы өчен шәхси җаваплылыгын арттырырга ярдәм итәр, туган якка сөю тәрбияләр дип өметләнәбез, -- ди фестивальне оештыручы Сергей Колесников.

(Фото “ВК”дагы фестиваль төркеменнән).