Район активистлары дүрт юнәлештә колачлы эшчәнлек җәелдергән.
Районда укучыларны, яшүсмерләрне һәм яшьләрне берләштергән волонтерлар хәрәкәте беренче ел гына эшләми. Республика волонтерлар хәрәкәте үзәгенең әлеге филиалы сигездән утыз яшькәчә 150гә якын ирекле ярдәмчене берләштерә. Әлеге хәрәкәткә районның “Романтик” яшүсмерләр клубы һәм “Юнармия” Бөтенрусия балалар-үсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәтенең урындагы бүлекчәсе дә кушылган. Күптән түгел хәрәкәтнең активистларына волонтер танытмалары тапшырылды.
Волонтерлар хәрәкәтенең җитәкчесе Айгөл Галәветдинова белдерүенчә, алар, нигездә, дүрт юнәлештә эш алып бара. Беренчедән, кызлар һәм егетләр ветераннарга, өлкән яшьтәге кешеләргә, ялгыз картларга ярдәм күрсәтә. Бу җәһәттән аларны социаль хезмәткәрләр белән дә тиңләп була. — “Волонтер” — инглиз теленнән “үз теләге белән ярдәм итүче” дигәнне аңлата. Чыннан да, мондый эшкә мәҗбүр итеп булмый, һәркем үз теләге белән катнаша. Безнең район яшьләре волонтерлар хәрәкәтенә бик акт