Өч игезәк туу – сирәк күренеш, күпләр аны могҗизага тиңли. Мондый вакыйга Дүртөйле районында бер генә тапкыр теркәлмәгән. Күптән түгел гәзит укучыларыбызны былтыр өч игезәк кызлары дөньяга килгән Лариса һәм Борис Первушиннар белән таныштырган идек, бүген исә моннан 34 ел элек Миңниса һәм Шамил Мәңкәевлар гаиләсендә туган игезәкләр Зөлфия, Әлфия һәм Марсельның язмышы хакында бәян итмәкчебез.
Чыгышы белән Гафури районыннан булган Миңниса Миңнур кызы белән Дүртөйле районы егете Шамил Барый улы яшьлек язында республикабыз башкаласында очрашалар. Егет төзелештә балта остасы булып эшләсә, кыз штукатур-маляр хезмәтен башкара. Яшь йөрәкләр бер-берсенә тартыла, сөю хисе көннән-көн ныгый, алар өйләнешергә карар итә. Гөрләтеп туй ясыйлар. Бер елдан уллары Марат туа. Яшь гаилә Шамилнең туган авылы Өчбүләгә кайтып төпләнә. Уңган кешегә эш бетәмени?! Авылда аларны бик шатланып каршы алалар. Шамил тракторга утыра, тиз арада хуҗалыкның алдынгы механизаторына әверелә, хатыны колхозда терлекче,