5 июльдән Русиядә һава температурасы 32 градустан югарырак булган очракта федераль трассаларда авыр йөк машиналарының хәрәкәте чикләнә.
Мондый эссе көннәрдә фуралар кичке сәгать 10ннан иртәнге 10га кадәр генә йөри ала. Бу кагыйдә зур пассажир автобусларына кагылмый, дип искәрттеләр “Приуралье” идарәсендә.
Мондый чикләү авыр йөк төягән транспорт асфальтны бозмасын өчен кертелә. Тыю 31 августка кадәр гамәлдә була, дип яза “Башинформ”.
(Фото pikabu.ru сайтыннан)