Безнең илдә эчкечелек проблемасы беркайчан да көнүзәк булудан туктамаячак. Я эчкечелек арта, дип чаң сугабыз, я кими, дип лаф орабыз. Ләкин барыбер аны тамырыннан корыту түгел, нык кына авызлыклауга да ирешә алганыбыз юк. Чөнки бу проблеманы хәл итү өчен җитди, хәлиткеч чаралар таләп ителә. Эчкечелек мәсьәләсе Дәүләт думасының Дәүләт төзелеше һәм законнар чыгару комитеты әгъзасы Зариф БАЙГУСКАРОВка да тынгы бирми. Ул бу өлкәдә җитди законнар кертү яклы. Бүген аның белән шушы проблема хакында сөйләшәбез.
– Зариф Закирович, белүебезчә, Сез спорт яратасыз. Ун чакрымлык кроссны җиңел генә йөгерәсез, аек тормыш алып барасыз. Депутат буларак, заман чире – эчкечелеккә каршы актив көрәшүче буларак та билгелесез. Сез – җәмгыятьне айнытырга ярдәм итүче законнар авторы да. Соңгы яңалыкларыгыз белән таныштырып үтсәгез иде.
– Бу проблема элек-электән күңелемә тынгы бирми. Эчкечелек аркасында күпме кеше яшьли гүргә керә, үз-үзенә кул сала, бер гаепсез балаларның язмышларын челпәрәмә китерә. Русиядә ел саен эчкечелектән 600 меңнән артык кеше үлә. Күз алдына китерегез, этил агуы ел саен иле-безнең зур бер шәһәрен юкка чыгара.
Сайлау алды кампаниясе барышында халык шушы проблемага еш зарланды һәм законнар дәрәҗәсендә чаралар күрүемне сорады. Шуңа да сәяси эшчәнлегемдә заман афәтенә каршы көрәш зур урынны били. Бу юнәлештә уңышларыбыз да бар. Әйтик, элек яшерен цехларда тутырылган, сәламәтлек өчен зарарлы булган ялган аракы, көмешкә сатучыларга ике мең сум тирәсе штраф салына иде. Халык миннән шушы сумманы арттыруны сорады. Берничә хезмәттәшем белән закон проекты әзерләдек һәм Дәүләт думасына тәкъдим иттек. Арытаба аны тормышка ашыру буенча эшләрне үз кулыма алдым.
Закон былтыр августта кабул ителде. Русия Җинаять кодексына һәм Административ хокук бозулар турындагы кодекска үзгәрешләр кертелде. Хәзер сәламәтлеккә зыян китергән ялган аракы сатучыга 30 мең сумнан 50 мең сумга кадәр штраф салына. Әгәр дә кеше бер ел эчендә янә шушы кылыгы өстендә тотылса, аңа 50 мең сумнан 80 мең сумга кадәр штраф тәгаенләнәчәк яисә ул бер елга кадәр холык төзәтү эшләренә җәлеп ителәчәк. Һаман да акылына килмәгән кешегә соңгы чара – җинаять җәзасы каралган.
– Бу закон кабул ителгәнгә тугыз ай үтте. Нәтиҗәләр куандырырлыкмы?
– Республика прокуроры һәм Башкортстан буенча эчке эшләр министры катнашлыгында узган киңәшмәдә белдерүләренчә, Башкортстанда уңай үзгәрешләр бар. Районнарның эчке эшләр бүлеге җитәкчеләре белән дә даими сөйләшеп торам, спиртлы эчемлекләрнең законсыз әйләнеше кими.
Мәсәлән, миңа Баймак районы халкы көмешкә сатучыларга зарланып мөрәҗәгать иткән иде. Урыннарда тикшерүләр үткәрелде һәм унике “нокта” эшчәнлегенә чик куелды. Ләкин эш моның белән генә тукталмый, билгеләнгән җәзаларның үтәлеше, бу кешеләрнең тормышы әле дә күзәтү астында.
Гомумән, эчкечелеккә каршы көрәшү полициянең генә бурычы булырга тиеш түгел. Иҗтимагый, әйтик, хатын-кызлар оешмалары, урындагы үзидарә бу эшкә битараф калмасын иде. Үзенә зыян тиюдән куркып, авылдашының көмешкә сатуы турында әйтмәүчеләр бар, ләкин дәшми калырга ярамый. Кеше үзе эчмәсә дә, аның якыннары, балалары хәмер тозагына эләгүе ихтимал бит. Әгәр дә полиция эчкечелеккә каршы чаралар күрмәсә, зыянлы спиртлы эчемлекләр сатылган урыннар хакында миңа хәбәр итәргә мөмкин (адресы: Уфа шәһәре, Цюрупа урамы, 17).
– Үзе арзан, үзе зәһәр булган, халык телендә “фанфурик” дип аталган сыекча эчкечеләр тарафыннан киң кулланыла...
– Аны эчеп үлүчеләрнең күп булуы хафага сала. Составында 75 процент спирт булган препаратҡа алкоголь акцизы булдырырга (нәтиҗәдә, хакы артачак), яки аны бөтенләй тыярга һәм гомум әйләнештән алырга кирәк, дигән тәкъдим белән чыктым. Якын киләчәктә бу мәсьәлә уңай хәл ителәчәк.
– Депутатларга еллар буе эчкече белән яшәргә мәҗбүр булучыларның моң-зарлары да барып җитсен иде. Элек, ичмасам, айныткычлар, савыктыру-хезмәт профилакторийлары булды. Алкоголикны үгет-нәсыйхәт белән туктатып булмый, катгый чаралар күрергә кирәк шикелле. Сез ничек уйлыйсыз?
– Бер хәмер колы да үзен эчкече дип санамый. Әйе, алар үзләре генә интегеп калмый, якыннарының тормышын да тәмугка әйләндерә. Мисал өчен, барлык җинаятьләрнең — 70, суицидларның 63 проценты хәмер тәэсирендә кылына. Гаиләсендә гауга куптарган, якыннарына кул күтәргән кеше, минемчә, мотлак дәваланырга тиеш. Бүгенге законнар буенча, кешенең теләге булмыйча, аны мәҗбүри дәваларга ярамый. Әмма алкоголикның үзе теләп дәвалануы – сирәк күренеш. Теләгән вакытта бернинди дарусыз да туктый алам, дип кенә җибәрә ул. Ләкин барыбер туктамый... Димәк, эчкечелек — ул чир һәм аны дәваларга кирәк.
Әлеге вакытта Дәүләт думасында хезмәттәшләрем белән бергә эчкечене мәҗбүри дәвалау турындагы закон проекты өстендә эшлибез. Исерек килеш җинаять кылган яисә хокук бозган кешеләрне, медицина комиссиясе нәтиҗәсеннән чыгып, мәҗбүри дәвалау күздә тотыла. Исерек водительләрнең тирә-якка нинди куркыныч янавын да барыбыз белә. Шуңа күрә аларга карата да шушындый чара күреләчәк.
Хәзер тәүге тапкыр эчкән килеш руль артында тотылучыга административ җәза бирелә, ә икенчегә эләксә – җинаять җаваплылыгы яный. Былтыр тотылган исерек водительләр саны буенча республикабыз илдә икенче урынны алды – 28 мең кеше! Бу җитди проблема бер генә муниципалитет өчен дә ят түгел. Эчкән кешегә диңгез – тубыктан, аларны штраф һәм башка тыюлар гына туктатмый. Монда мәсьәләне тамырыннан хәл итәргә, ягъни алкоголикны мәҗбүр итеп дәваларга кирәк.
Айнып, хатасын аңлап, башкача авызына хәмер алмаган кеше гаиләсенә терәк булачак, тулыканлы тормыш белән яшәячәк, юлларда фаҗигаләр кимиячәк.
Бу закон проектына каршы чыгучылар да бар, имеш, кеше хокуклары бозыла. Әмма эчкечеләрнең җәмгыятькә нинди олы бәлаләр китерүен уйласаң, мондый законның бүгеннән кирәклеген аңлыйсың.
– Зариф Закирович, замана чирләренең сәбәбе нидә икән? Эшсезлектәме?
– Бу җәһәттән тикшеренүләр үткәрдем һәм шуңа инандым: эчкечелек һәм башка афәтләргә эшсезлек сәбәп түгел. Себер тарафларында эш белән проблема юк, ә ул төбәктә эчкечелек чәчәк ата, үз-үзенә кул салучылар күп. Ә менә Кавказда эшсезлек көчле, тик анда эчкечелек, наркомания, суицид, социаль ятимлек кебек күренешләр бөтенләй ят. Монда барысы да тәрбиядән, гаилә кыйммәтләреннән килә. Оясында ни күрсә — очканында шул була, дигәндәй, эчкечелекне гадәти хәл кебек күргән бала ата-анасы юлын дәвам итә.
Районнарга сәфәр барышында тырышып дөнья көтүче булдыклылар белән еш очрашам. Алар күпләп мал асрый, бакча үстерә, балаларына яхшы белем бирә, язмышларына бер дә зарланмый. Ә эчкечеләр эшләми, ялкаулана, башкалардан гаеп эзли һәм сазлыкка батуын дәвам итә. Монда барысы да кешенең үзеннән тора.
Соңгы елларда халыкның аек тормышка өстенлек бирүе шатландыра. Туйлар, башка гаилә бәйрәмнәре хәмерсез үтә. Сәламәтлеккә файдалы эчемлекләр — кымыз һәм буза табын түреннән урын ала. Сабантуйларда элекке вакытлардагы кебек исерек-ләрне очратмассың. Бу — бик яхшы күре-неш. Димәк, эчкечелеккә каршы законнарның нәтиҗәсе бар. Алар гаилә институтын ныгыта, киләчәк буынны яман гадәтләрдән курчалый, тормыш дәрәҗәсен һәм сыйфатын яхшырта. Әмма алда башкарасы эшләр күп әле. Бу көрәшкә халык та кушылса, һичшиксез, җәмгыятебездә аеклык гадәти хәлгә әвереләчәк.
– Әңгәмә өчен зур рәхмәт! Изге башлангычларыгызда уңышлар телибез!
Резеда ГАЛИКӘЕВА әңгәмәләште.