Балның кеше организмы өчен файдалы булуын беләбез. Халык медицинасы бал кортларын да төрле авырулардан куллана. Аларны озак еллар асраганнар исә кышын умарта төбенә төшеп үлгән кортларны да әрәм итми, дару ясыйлар. Аның өчен чималны 45-50 градус җылылыктагы мичтә киптерергә һәм эре иләктән уздырырга кирәк.
Үлгән кортлардан төнәтмә ясау тәртибе. 0,5 литрлы банкадагы кортны литр ярымлы шешәгә салып, аракы өстиләр. 2 атна төнәткәч, сөзәләр һәм тигез нисбәттә су кушалар. Һәр литр исәбеннән 100әр грамм 20-30 процентлы тома балавыз төнәтмәсе өстәргә дә мөмкин. Бу дәвалануның нәтиҗәсен арттырачак. Үлгән кортлардан әзерләнгән төнәтмә матдәләр алмашынуын яхшырта, панкреатит, ашказаны-эчәк тракты авырулары, шикәр чире, йөрәк-кан тамырлары чирләре, катаракта, глаукома, аллергия, астма, сулы шеш, полип, терәк-хәрәкәт органнары һәм буындагы тайпылышларны дәвалый. Үлгән кортларны шул килеш кулланырга да мөмкин. Аларны мичтә киптереп, каһвәтарткычтан чыгаралар һәм ашарга 30-40 минут кала иртә-кич