* Күзләр кызарса, яшьләнеп торса, төрле үләннәр катнашмасы кулланырга мөмкин: 1 аш кашыгы ак әнисне 1 стакан суда 20 минут кайнатыгыз да, шуңа берәр бал калагы бака яфрагы, зәңгәр чәчәк, күз үләне( очанка) кушып, 12 сәгать төнәтегез һәм сөзегез. Көнгә 3 мәртәбә күзгә 3-4әр тамчы тамызыгыз.
* Күз яшьләнгәндә күзне көнгә 2-3 мәртәбә тары ярмасы кайнаткан су белән юу нәтиҗәле. * Чәч сына, коела башласа, чәч төбенә тоз ышкыгыз да җылы су белән юып төшерегез. 5-6 тапкыр шулай эшләгез. Процедураны атнага 2-3 мәртәбә кабатларга кирәк. 2 атнадан чәчнең ныгыганын, сәламәтләнгәнен сизәрсез. * Ирен тиресе корып ярылса, көнгә берничә мәртәбә кыяр суты сөртегез. Йоклар алдыннан исә бал сөртегез. 15 минуттан юып төшергәч, туендыручы крем кулланыгыз. 1 чәй калагы эремчеккә шул ук күләмдәге кишер суты кушып болгату һәм 20 минутка иренгә сөртеп тору да зыян итми. * Үзеңне ярты сәгатьтә тәртипкә китерү өчен иң элек контраст душ керергә кирәк. Җылы су тәнне җылытса, салкыны барлык нерв күзәнәкләрен уя