Ай тулган көнне чәчү-утырту эшләрен башкарырга ярамый. Бу көнне үсемлекләр бик “хәлсез” була, ә аларның җир өстендәге өлешенә күп итеп сут җыела. Шуңа да аларны зарарлаудан сак булырга кирәк. Тулган ай көнне чәчәргә, утыртырга, ботакларны кисәргә, яшелчә башларын өзәргә киңәш ителми. Чүп утарга, яшелчәләрнең, чәчкәләрнең төпләрен йомшартырга мөмкин. Иртәгә ай акрын гына кими башлаячак. Бакчачыларга газонны чабу, туфракны йомшарту, яшелчәләрне тукландыру кебек эшләр белән шөгыльләнергә була. Шулай ук зарарлы бөҗәкләргә каршы көрәшү нәтиҗәле булачак.