Уфа “Нур” татар дәүләт театрында “Ихлас сүз” бәйгесендә җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы узды. Республикада игълан ителгән Гаилә елына багышланган бәйгене Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы ярдәме белән “Гаилә кыйммәтләре – изгелек, мәхәббәт һәм акыл чыганагы” дип аталган программа кысаларында Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе оештырды.
Республика Башлыгы Хакимияте иҗтимагый-сәяси үсеш идарәсенең милли сәясәтне гамәлгә ашыру советнигы Гөлчәчәк Мөхәммәтҗәнова, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Римма Үтәшева, Башкортстанда Бала хокуклары буенча вәкил Милана Скоробогатова, Халыклар услыгы йорты директоры Азат Ибрагимов һәм башкалар бәйрәмнең абруйлы кунаклары булды. Жюри “Кызыл таң”, “Өмет” гәзитләрендә, “Тулпар”, “Әллүки” журналларынд гаилә кыйммәтләрен саклау, аталар һәм аналар мәсьәләләре, бәхетле балачак темаларына багышлап язылган илледән артык мәкәләне тикшерде. Җиңүчеләр дип 15 журналист табылды. Р