Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Иҗатчы балалар ял итә

Кандракүл буендагы "Ровесник" палаткалар лагерена сәләтле балалар ял итәргә җыелды.

Иҗади яктан сәләтлеләр өчен ачылган "Муза" сменасына музыка мәктәпләрендә, бию һәм җыр түгәрәкләрендә шөгыльләнүче 130дан артык бала килгән.

Сменаны ачу тантанасында лагерь флагын Югары Бишендедән Виктория Заһретдинова күтәрде. Ул бирегә иҗади конкурсларда актив катнашкан өчен җибәрелгән.

-2

Биш көндә малайлар һәм кызлар кызыклы викториналарда, иҗат фестивальләрендә, күңелле стартларда, вокал һәм бию буенча осталык дәресләрендә катнашачак, күлдә көймәләрдә йөриячәк, турист серләренә төшенәчәк.

Фотолар Туймазы районы хакимиятенең рәсми сайтыннан алынды.