Фаҗига «ОДК-УМПО» предприятиесендә булган.
Башкортостанның хезмәт дәүләт инспекциясе «ОДК-УМПО» предприятиесендә 25 июньдә булган бәхетсезлек очрагын тикшерә. Анда 40 яшьлек йөк машинасы водителе һәм слесарь зыян күрә.
Демонтаж эшләре вакытында токарь-карусель станогында 1,5-2 тонналы суппортны салдырырга әзерләнгәндә, ул төшеп китә. Анда дүрт болтның берсе генә беркетелгән булып чыга. Нәтиҗәдә, хезмәткәр авыр деталь астында кала. Ир реанимациядә үлә.
Аңа ярдәм итәргә ташланган слесарь, станокның авыр детальләрен күтәрергә тырышып, умрау сөяген җәрәхәтли. Ул хәзерге вакытта дәваханәдә, дип хәбәр итә "Башинформ" мәглүмат агентлыгы.
Олег Яровиков фотосы.