Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Бүгенге заман яшьләре үзләрен төрле өлкәдә сыный

Әйтик, үз юлларын сәнгатьтә табып, “Нур” театрында да яшь буын артистлары бүген уңышлы эшләп килә. Яшьләр хәтта төп рольләрне дә башкарып тамашачы мәхәббәтен инде яулап өлгерде.
“Бездә яшь актерларга һәрвакыт юл ачык. Берьюлы берничә спектакльдә уйнап та, яшьләребез үз рольләрен оста һәм җиренә җиткереп башкара. Роль биргәндә аларның фикер йөртү сәләтенә дә, характер үзенчәлекләренә дә, төрле ситуацияләрдә үзләрен ничек тотуына да игътибар бирелә”, - ди “Нур” театрының режиссеры Илдар Вәлиев. “Нур”ның баш режиссеры Байрас Ибраһимов фикеренчә, хәзерге яшьләр бик мобиль һәм һәрчак дөньяда барган үзгәрешләрнең үзәгендә . “Театр заман һәм яшьләр белән бергә атларга тиеш. Моның өчен яшьләр өчен спектакльләр куелуы да бик мөһим”, - ди ул. Чыннан да, “Нур” театры һәрчак якты йөз белән яшь актерларны каршы ала. Күптән түгел театр тагын да үзенә яшь талантларны кабул итте. Булачак “Нур” театры йолдызлары быел Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамлады. Аларны «Нур» т

Әйтик, үз юлларын сәнгатьтә табып, “Нур” театрында да яшь буын артистлары бүген уңышлы эшләп килә. Яшьләр хәтта төп рольләрне дә башкарып тамашачы мәхәббәтен инде яулап өлгерде.

“Бездә яшь актерларга һәрвакыт юл ачык. Берьюлы берничә спектакльдә уйнап та, яшьләребез үз рольләрен оста һәм җиренә җиткереп башкара. Роль биргәндә аларның фикер йөртү сәләтенә дә, характер үзенчәлекләренә дә, төрле ситуацияләрдә үзләрен ничек тотуына да игътибар бирелә”, - ди “Нур” театрының режиссеры Илдар Вәлиев.

“Нур”ның баш режиссеры Байрас Ибраһимов фикеренчә, хәзерге яшьләр бик мобиль һәм һәрчак дөньяда барган үзгәрешләрнең үзәгендә . “Театр заман һәм яшьләр белән бергә атларга тиеш. Моның өчен яшьләр өчен спектакльләр куелуы да бик мөһим”, - ди ул.

Чыннан да, “Нур” театры һәрчак якты йөз белән яшь актерларны каршы ала.

Күптән түгел театр тагын да үзенә яшь талантларны кабул итте. Булачак “Нур” театры йолдызлары быел Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамлады. Аларны «Нур» тамашачысы яңа 27 сезонда күрәчәк.

Гульшат Сафина