Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Калмыкияда ... керпеләр котыра

Ил төбәкләрендә котыру чире белән көрәш дәвам итә. Калмыкияда былтыр котыру чиренең 6 очрагы ачыкланган. Шул ук вакытта, чирне таратуга булышлык итүче киек-җанварлар белән көрәш алып барылган.

Атап әйткәндә, 74 бүре, 500 төлке, 71 төлке, 2,5 мең хуҗасыз эт, 278 мәче һәм 46 янутсыман эт атылган. Шул ук вакытта, котыру чире белән авыру билгеләре булган 319 эт, бер әрлән һәм бер керпе күзәтү астына алынган.

Гадәттә, котыру авыруы кешегә авыру хайван тешләгәч, селәгәй аша күчә. Шуңа күрә, кыргый һәм урам хайваннарыннан сак булыгыз!

Мәгълүмат һәм фото “Калмыкия” мәгълүмат агентлыгыннан алынды.

Фото: pixabay.com