Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Кемдер алдый, кемдер алдана

Яки торак төзелеше, дәүләт ярдәме һәм шәхси җаваплылык турында.

Башкортстанда агымдагы елның биш аенда 616,8 мең квадрат метр торак төзелгән. Бу күрсәткеч, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 14 процента азрак.

Шушы күләмнең 81,7 проценты шәхси төзелешкә туры килә, республикада 4638 кеше яңа йорт салган. Төзелеш оешмалары яки юридик берәмлекләр исә ел башыннан нибары 113,1 мең квадрат метр торак төзегән, бу сан узган елгыдан 31,2 процентка кимрәк. Төзелеш — финанс базарындагы хәлләргә карата иң сизгер тармак. Икътисадта ниндидер өзеклек була икән, тәү чиратта ул төзелештә чагылыш таба.

Гомумән, тармакта проблемаларның бетеп торганы юк. Аларны эзмә-эзлекле хәл итеп барганда гына уңай нәтиҗәләргә ирешеп була. Тик әлегә торак төзелешендә хәлләр шактый катлаулы: финанс ресурслары чикле, алданган гражданнар проблемасы хәл итүне көтә һ.б.

Башкортстанда торак төзелешенә күзәтчелек һәм булышлык итүче структура барлыкка килде. Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов әйтүенчә, махсус оешма (төбәк операторы) даими рәвештә төзелештә өлешләтә катнашканнарның (дольщиклар) проблемалары белән шөгыльләнәчәк. Төзелештә өлешләтә катнашу ысулы (төзүчеләргә фатир акчасын эш барышында бирү) безнең илдә чагыштырмача күптән түгел кертелде. Шуңа карамастан, ул тудырган проблемалар алдагы берничә елда да хәл ителеп бетәргә охшамаган. Үз вакытында мондый ысул Аргентинада кризис шартларында торак төзелешенә ярдәм итү өчен кулланышка кертелгән булган һәм үзен аклаган. Ни гаҗәп, Аргентина башлангычы испанчадан безнең телгә “гадел төзелеш” дип тәрҗемә ителә. Русия шартларында аны гадел дияргә тел әйләнми. Һәркем үз ягын кайгыртканга күрә, законнар камил булмаганлыктан, кешеләрнең ышанучанлыгы, кайбер очракта күрәләтә җавапсызлыгы аркасында алданган дольщиклар барлыкка килде. Төзелешне оештыручылар алдаган кешеләрнең проблемасын дәүләт хәл итәргә мәҗбүр булды. Кем әйтмешли, безнең илдә еш кына шулай була, тәүдә мәшәкатьне тудырабыз да, аннан дәррәү шуны хәл итүгә тотынабыз. Алданганнарны казна исәбенә торак белән тәэмин итәбез, төзелешкә күзәтчелек итүче төбәк операторы барлыкка килә. Ә халыкны төп башына утыртып, миллионнарны үзләштергән алдакчылар акчаны кая куйганны белүче юк. Алар күпмедер төрмәдә утыра да, амнистия буенча иреккә чыга...

Әйтергә кирәк, элек җибәрелгән хаталарны төзәтелер, киләчәктә алдануга юл куелмас, дип ышанырга нигез бар. Дольщикларның дистәләрчә еллар тупланып килгән проблемаларын көне, сәгате белән хәл итү мөмкин түгел, әлбәттә.

Әлеге вакытта, әйтик, республикада 77 төзелеп бетмәгән (проблемалы) йорт исәпләнә. Реестрга кертелгән 1,5 мең алданган дольщик бар. Биш меңгә якын дольщик әлегә алданган булып танылмаган, әмма аларга тиешле фатирлар да төзелеп бетмәгән, яки хәлләре хәвефле. Рөстәм Хәмитов әйткәнчә, республика барлык йортларны да төзеп бетерәчәк. Бу юнәлештә махсус план-график та бар. Ул йортларда барлыгы 5650 кеше яшәргә тиеш. Гражданнарның кайсыларыдыр 2012-17 елларда яңа фатирга күчәргә тиеш булса, араларында 2000 елларда ук акча салып фатир көткәннәре бар.

Агымдагы елда 32 йорт файдалануга тапшырылачак, 2019да янә 42се төзелеп бетә. Кызганычка каршы, 2020-21 елларга калганнары да бар.

Әлбәттә, болар барысы да, алда билгеләнгәнчә, республика казнасыннан өстәмә чыгымнар таләп итә. Төзелештә өлешләтә катнашу алымын тамырдан үз-гәртү буенча 214нче федераль законга зур үзгәрешләр кертелде. Аннан күренүенчә, дольщиклар акчасы төзелешне оештыручыларга турыдан-туры керми. Җыелган акча банкта махсус исәптә сакланачак. Төзүчеләр исә эшләрне кредитлар исәбенә яисә үз акчасына башкарып, фатирлар әзер булгач кына дольщиклар акчасы белән кредитларын яба һәм башка чыгымнарын каплый. Яңача схема 1 июльдән гамәлгә керә. Тора-бара төзелештә өлешләтә катнашу алымы тәмам бетереләчәк. Бу хакта Русия Президенты Владимир Путинның күрсәтмәсе бар. Экспертлар фикеренчә, кинәт баюга исәп тоткан намуссыз төзүчеләр тармактан китәчәк. Аларның башлыча банк акчасы исәбенә эшләве, үз чиратында, торакның күпмедер кыйммәтләнүенә китерергә мөмкин.

Торак белән бәйле тагын бер яңалык. Табигый казалар булып тора. Кайда су басу, кайда янгын, кайда җил-давыл гражданнарның торагын юк итә, зыян сала. Моңа кадәр казага таручыларга дәүләт ярдәм итте, йорт тергезде яисә фатир бирде. Русиянең Финанс министрлыгы күптән түгел әзерләгән документта дәүләт ярдәменең нинди шартларда күрсәте-лүенә ачыклык кертелә. Хәзер, әгәр дә торак табигый казадан страховкаланмаган булса, дәүләт ярдәм итмәячәк.

Шулай итеп, каза күргәннәрне яңа йорт яки фатир белән тәэмин иткәндә, чыгымнарның бер өлешен страховка компанияләре (мондый полис булган очракта) каплаячак. Дәүләт безне торагыбызны ирекле рәвештә страховкаларга өнди. Юкса, илдә торак хуҗаларының нибары 5 проценты гына шундый очраклардан страховка кәгазенә ия.

Идрис Сәетгалиев.