Уфа районы Шамонино авылында бер йортта яшәүче мәче белән этнең дуслыгына хәйран калырлык.
Гадәттә, тавыш-гауга куптарып, бер-берсен күрә алмый яшәгән гаиләләрне эт һәм мәче белән чагыштыралар.
Башлыча, көндәлек тормышта эт – мәчене, мәче этне күралмый. Бу җан ияләре – кан дошманнар.
Шул ук вакытта, дус яшәүче эт белән мәчеләр дә бар. Каштанка белән Мурка да шундыйлардан. Алар биш елдан артык бер йортта көн күрә. Җәйге чорда, парлашып комда, асфальтта кызыналар. Кышын саф һавада йөриләр.
Мурка беркемнән дә курыкмый. Чөнки яклаучысы – янәшәсендә. Каштанка башка мәчеләрне эзәрлекли, күралмый. Мурка да бүтән этләр белән уртак тел тапмаган.
Ничек кенә булса да, аларның дуслыгы соклану уята!
Айдар Зәкиев.
Автор фотосы.