Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Картәнисен кыйнап үтергән

Вакыйга Ижевск шәһәрендә теркәлгән.

Берничә тапкыр рәшәткә артында утырып чыккан “онык” 86 яшьлек картәнисе белән бер фатирда яшәгән. Ярдәмгә мохтаҗ картәнисен тәрбияләү, хөрмәт күрсәтү турында уйлап та карамаган. Киресенчә, еш авырган, мәшәкать тудырган әбекәйне күралмаган. Бер көнне, кызып китеп, картәнисен кыйнап үтергән.

Җинаятьче, ким дигәндә, 15 елга хөкем ителәчәк. Мөгаен, ул беркайчан да иреккә чыкмас. Чөнки рәшәткә артында хатын-кызлар, балалар, өлкәннәр гомерен өзүчеләр белән төрмә хезмәткәрләре дә, утыручылар да күп сөйләшеп тормый.

Мәгълүмат һәм фото udm-info.ru сайтыннан алынды.

Фото: pixabay.com