Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Иргә – кайгы, хатынга – көлке...

Дөньяда катнаш гаиләләр байтак. Төрле милләт вәкилләре чәчен чәчкә бәйли. Футбол матчы гаиләне, вакытлыча, ике “фронтка” бүлергә мөмкин. Билгеле, һәркем үз милләте өчен җан атачак. Әйтик, Германиянең элекке канцлеры Герхард Шредерның хәләле – Көньяк Корея гүзәле Ким Со Ен. Дөнья чемпонтында хәлиткеч матчта Германия нәкъ Көньяк Корея җыелма командасы белән көч сынашты.
Матч башланыр алдыннан Герхард Шредер журналистларга уенда Германиянең җиңәчәге турында әйтте. Хатыны, Көнчыгыш гүзәлләренә хас булганча, мут елмаеп кына торды. Матчта 2:0 исәбе белән Көньяк Корея отты. Рөстәм Миңнеханов, Германия капкасына кергән бер голдан соң, Герхард Шредер белән Ким Со Ен тәэссоратларын төшереп алган. Экс-канцлер, йөзен куллары белән каплап, үзенә урын таба алмый. Ким Со Ен тыйнак кына шатланып утыра. Элекке сәясәтче гаиләсендә футбол низагка сәбәпче булмас, мөгаен. Алар бәйгедән соң да дус яшәрләр. Кайгылары да уртак бит. Германия дә, Көньяк Корея да плей-оффка чыга алмады. Мәгълүмат - “Татар инф

Дөньяда катнаш гаиләләр байтак. Төрле милләт вәкилләре чәчен чәчкә бәйли. Футбол матчы гаиләне, вакытлыча, ике “фронтка” бүлергә мөмкин. Билгеле, һәркем үз милләте өчен җан атачак. Әйтик, Германиянең элекке канцлеры Герхард Шредерның хәләле – Көньяк Корея гүзәле Ким Со Ен. Дөнья чемпонтында хәлиткеч матчта Германия нәкъ Көньяк Корея җыелма командасы белән көч сынашты.

Матч башланыр алдыннан Герхард Шредер журналистларга уенда Германиянең җиңәчәге турында әйтте.

Хатыны, Көнчыгыш гүзәлләренә хас булганча, мут елмаеп кына торды. Матчта 2:0 исәбе белән Көньяк Корея отты.

Рөстәм Миңнеханов, Германия капкасына кергән бер голдан соң, Герхард Шредер белән Ким Со Ен тәэссоратларын төшереп алган. Экс-канцлер, йөзен куллары белән каплап, үзенә урын таба алмый. Ким Со Ен тыйнак кына шатланып утыра.

Элекке сәясәтче гаиләсендә футбол низагка сәбәпче булмас, мөгаен. Алар бәйгедән соң да дус яшәрләр. Кайгылары да уртак бит. Германия дә, Көньяк Корея да плей-оффка чыга алмады.

Мәгълүмат - “Татар информ” мәгълүмат агентлыгыннан, фото Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның “Инстаграмм”дагы шәхси битеннән алынды.