Республикада җәмгыять белеме буенча БДИ нәтиҗәләре билгеле булды.
БДИда сайлап алына торган фәннәр арасында иң популяр булган җәмгыять белеме буенча быел 7 мең чыгарылыш сыйныф укучысы имтихан тапшырган иде.
Мәгариф минстрлыгы мәгълүматлары буенча, республикада бу фән буенча сынау тотучыларның уртача нәтиҗәсе, узган ел белән чагыштырганда, 2,1 процентка күбрәк.
Җәмгыять белемен 100 баллга тапшыручылар саны да арткан — быел алар өчәү. Иң югары балл җыючылар — Уфаның 159нчы мәктәбеннән, Салават 1нче гимназиясеннән һәм Красноусол 1нче мәктәбеннән. Былтыр исә андый бәхеткә бер генә укучы ия булган иде.