Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Күперне ... хәрби техника җимерә язган

Вакыйга Калининград шәһәрендә Невский урамында теркәлгән.

Хәрби техника төялгән йөк машинасы күпер астыннан үтмәкче булган. Арбадагы техника күпергә сыймаган. Ярый, водитель, моны күреп алып, вакытында туктап өлгергән. Күпергә дә, техникага да зыян килмәгән. Аның каравы, чакрымнарга сузылган “бөке” хасил булган.

Бу хәлдән соң шәһәр җитәкчелеге күпергә кадәр чикләгеч куярга карар иткән. Ягъни, тимер торбадан торган корылма күпер зурлыгында булачак. Аның аша үтә алган техника гына күпер астына сыячак.

Мәгълүмат һәм фото “Новости Калининграда” сайтыннан алынды.