Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Гаилә белән – чишмәгә!

Гаилә елы кысаларында Туймазы районы хакимияте хезмәткәрләре гадәти булмаган экология чарасы үткәрде. Балалары белән алар Исмаил авылы янындагы чишмәне тазартты. Муниципаль хезмәткәрләр аны узган ел шефлыкка алып, тирә-ягын төзекләндергән, чүп-чардан тазарткан иде.
Аннары күмәкләп чын-чынлап гаилә бәйрәме оештырдылар. Балалар да, өлкәннәр дә зур теләк белән күңелле ярышларда һәм эстафеталарда катнашты. Алар аркан тартышканда, үләндә хоккей уйнаганда күңелле көлү авазларыннан тирә-як яңгырап торды. Күңелле ял файдалы үтте, өлкәннәрнең табигатькә сакчыл мөнәсәбәте балалар өчен үрнәк булды. (Фотолар Туймазы районы хакимиятеннән алынды.)

Гаилә елы кысаларында Туймазы районы хакимияте хезмәткәрләре гадәти булмаган экология чарасы үткәрде. Балалары белән алар Исмаил авылы янындагы чишмәне тазартты. Муниципаль хезмәткәрләр аны узган ел шефлыкка алып, тирә-ягын төзекләндергән, чүп-чардан тазарткан иде.

Аннары күмәкләп чын-чынлап гаилә бәйрәме оештырдылар. Балалар да, өлкәннәр дә зур теләк белән күңелле ярышларда һәм эстафеталарда катнашты. Алар аркан тартышканда, үләндә хоккей уйнаганда күңелле көлү авазларыннан тирә-як яңгырап торды.

-2

Күңелле ял файдалы үтте, өлкәннәрнең табигатькә сакчыл мөнәсәбәте балалар өчен үрнәк булды.

-3
-4
-5

(Фотолар Туймазы районы хакимиятеннән алынды.)