Кандракүл буенда яшь каратэчылар ял итә һәм күнекмәләр үткәрә.
Кандракүл буендагы “Ровесник” палаткалар лагеренда каратэчы үсмерләрнең бөтенрусия җыены үтә. Республиканың иң матур төбәкләренең берсендә 140 спортчы ял итә һәм тәҗрибә туплый. Күнекмәләр барышына Мәскәүдән Гиннесның рекордлар китабына кергән, самбо һәм дзюдо буенча спорт мастеры, Русия җыелма командасы тренеры, “Кайман” көрәшчеләр мәктәбенә нигез салучы Дмитрий Котвицкий җитәкчелек итә. Менә инде ун ел дәвамында җәйләрен биредә үтүче спорт җыенында үзенең тренерлык тәҗрибәсе белән уртаклаша. Җиде спорт мастеры һәм 12 дөнья чемпионы тәрбияләгән Русиянең атказанган тренеры дистә еллар дәвамында үзендә шөгыльләнүчеләрнең җитди җәрәхәтләр алмавы белән дә горурлана. Яшь спортчылар белән беррәттән аларның әти-әниләре дә күнекмәләр алырга тиеш, дип белдерә. Аың фикеренчә, уртак шөгыль гаиләне тагын да берләштерә һәм ныгыта. Җыенга килгән үсмерләр остазның һәр сүзен күңеленә сеңдереп, һәр күнекмәне кабатлап, өйрәнеп бара. Ул а