Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Испанияне җиңәрбезме?

Футбол буенча дөнья чемпионаты дәвам итә. Русия җыелма командасы, үз төркемендә икенче урын алып, плей-оффка чыкты.

Ватандашларыбыз чирекфиналга чыгу өчен 1нче июльдә Мәскәүнең “Лужники” стадионында Испания командасы белән көч сынашачак. Матч Мәскәү вакыты белән 19:00 сәгатьтә башланачак һәм үзәк каналлардан күрсәтеләчәк.

Безнекеләрнең җиңәчәгенә ышанучылар бик аз, чөнки көндәш бик көчле. Испания данын, башлыча, “Реал”, “Барселона” һәм башка танылган спорт клублары “йолдызлары” яклый.

Испаннар соңгы елларда Европа һәм дөнья чемпионнары булды. Моңа карамастан, уңай нәтиҗәгә өметне өзмик һәм ватандашларыбызга уңышлар телик!

Мәгълүмат “Спортбокс” сайтыннан алынды.

Фото: pixabay.com