Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Безнең яшьләр булдыра!

Бүген — Яшьләр көне. Аларны мактап, хуплап кына торасы килгән көн. Форсаты да чыгып тора. Иннополиста Робот техникасы буенча үткән олимпиададан Стәрлетамак студентлары өченче урын алып кайткан.

БДУның Стәрлетамак филиалындагы “Толтек” технопаркында шөгыльләнүчеләр уникаль коткаручы роботлар уйлап тапкан. Алар җимерелгән бина хәрабәләре астыннан исән калганнарны эзләп таба ала. Коткаручы кешеләр бу очракта тавышлар ишетү өчен туктап-туктап алырга тиеш, робот исә җимерекләрне махсус дулкыннар ярдәмендә төшерә.

Олимпиадада барлыгы 500дән артык студент һәм укучы катнашкан.

(Фото “Стерлеград.ру” сайтыннан).