Катлаулы операцияне Төмән табиблары ясаган.
Вакыйга болай була. 29 яшьлек егет бакчасында йорт мәшәкатьләре белән мәш килеп йөргән була. Шул чакта аның аягы таеп китә һәм ботына арматура кадала.
Бот сөяге берничә урыннан сына. Бер сантиметр юанлыктагы тимер янбашта кадалып кала.
Табиблар, озак дәвам иткән катлаулы операция нәтиҗәсендә, арматураны тартып чыгара. Әлеге вакытта ир гадәти палатага күчерелгән. Аның сәламәтлегенә куркыныч янамый.
(“Тюменская линия” агентлыгыннан, фото pixabay.com сайтыннан алынды).