Вашингтонның Тирә-як мохитне саклау агентлыгы ризыкны көйдерми торган савыт-сабаның кеше организмына зарарын ачыклаган.
Моннан тыш, чыланмый торган киемдә, тапланмый торган келәмнәрдә дә вак кына зарарлы кисәкчәләр күп. Алар бавырда, ашказаны асты бизе яман шеше авыруына китерергә мөмкин.
Белгечләр, әгәр дә мондый табалар кырыла икән, анда пешкән ризык кеше организмына гына түгел, хәтта савытны ташлаган очракта да тирә-якка үзенең зарарлы матдәләрен таратуын дәвам итә, ди.
(Фото pixabay.com сайтыннан алынды).