Районның 17 мәктәбендә оештырылган көндезге лагерьларда быел 1031 укучы ял итте.
Ял итүчеләр саны буенча район үзәгендәге 1нче һәм 2нче мәктәпләргә тиңнәр булмады. Лагерьга 1нче мәктәптә — 260, ә 2нче мәктәптә 230 бала йөрде. Аларның һәркайсында кызлар һәм малайлар, дистәдән артык отрядка бүленеп, көнне кызыклы һәм файдалы итеп үткәрде. Ике тапкыр төрләндереп әзерләнгән туклану да алар күңеленә хуш килде.
Июньнең беренче атналары кояшлы көннәргә саран булды. Шулай да тәрбиячеләр укучыларга боегып утырырга мөмкинлек бирмәде, көн саен төрле чаралар, музыкаль, интеллектуаль бәйгеләр, спорт ярышлары оештырды.
Бу хакта тулырак гәзитнең алдагы санында укыгыз.
Юлия Төхбәтуллина.
Автор фотосы.