Чукоткадагы Провидение авылында яшәүче рәссам Родион Вамингның кулыннан килмәгән эш юк.
Ул моржның азау тешеннән, кит мыегыннан сувенирлар эшләп сата.
Күптән түгел аңа аю тырнагы китергәннәр һәм сувенир ясарга заказ биргәннәр. Оста кул тырнактан күз камашырлык флэшка кабы ясаган.
Родион Ваминг, Лесковның герое сыман, сулагай. Биш абыйсы белән сувенирлар ясап көн күрә. Төп заказчылар – туган якларына истәлек алып кайтырга теләүче хәрбиләр.
(Мәгълүмат һәм фото prochukotku.ru сайтыннан алынды).