Республиканың югары уку йортларында түләүле уку хаклары билгеле булды.
Кыйммәтлеге буенча исемлекнең башында Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясе тора. Иҗади белгечлекләргә (хореографик сәнгать, театр белеме, сынлы сәнгать, дирижерлык, композиция, актерлык сәнгате һәм башкалар) укыту булачак студентларның әти-әнисенә 180 мең сумга төшәчәк. Биредә магистратурада уку — 189, аспирантурада 196 мең сум чамасы булачак. Башкортстан дәүләт медицина университетында белем алу да кыйммәткә төшә: “Стоматология” белгечлеге — 171 мең, “Дәвалау эше” — 140 мең, “Педиатрия” — 130 мең сум. Башка юнәлешләр буенча 125 мең сум чамасы түләргә кирәк булачак. Уфа дәүләт нефть техник университетында иң кыйммәт белгечлекләр — “Дизайн” һәм “Костюм һәм тукыма сәнгате” , аларда түләү 164 мең сум. “Социаль-мәдәни эшчәнлек” — 156 мең, “Архитектура” — 155 мең, “Нефть-газ эше” һәм “Геология” белгечлекләре буенча 138 мең сум түләргә кирәк. М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия униве