Шаран районында татар халык һәм композиторлар җырларын башкаручыларның “Сөн сандугачы-2018" V төбәкара конкурсы үтте.
Берене тапкыр бәйге район хакимияте башлангычы белән ун ел элек оештырылган. Аның максаты – яшьләр арасында халык һәм эстрада җырларын башкаручыларны ачыклау, аларның мәдәният һәм сәнгать белән кызыксынуын арттыру.
Конкурсны оештыручылар – Мәдәният министрлыгы, Республика халык иҗаты үзәге, Шаран районы хакимияте.
Быел бәйгедә Туймазы, Дәүләкән, Бишбүләк, Чакмагыш, Бакалы, Шаран районнарыннан 20 җырчы катнашты. Аларның чыгышын Башкортстанның һәм Татарстаннаң атказанган артисты Фән Вәлиәхмәтов рәислегендәге мәртәбәле жюри бәяләде.
Гран-прига Чакмагыш районыннан Линар Шәймөхәммәтов ия булды.
Беренче урында – Шараннан Эльвира Хакова, икенчедә – Туймазыдан Алия Закирова, өченчедә – Дәүләкәннән Гөлүзә Әхмәдиева.
Фото Шаран районы хакимиятенең мәдәният һәм яшьләр сәясәте бүлегенең "В Контакте" социаль челтәрендәге сәхифәсеннән алынды.