Данлыклы Шүлгәнташ мәгарәсенең беренче ЗD моделе ясалды. Проект IV “Мәдәни-тарихи мирасны музейлаштыру: теория һәм практика” Халыкара симпозиумында катнашучыларга тәкъдим ителде.
Мәскәү белгечләре визуальләштерү ысуллары турында тәфсилләп сөйләде. Виртуаль модельне эшләр өчен мәгарәнең эчендә 336 лазерлы сканерлау пункты булдырылган. Күптән түгел пилотсыз очучы аппарат ярдәмендә мәгарәгә керү урынын фотога төшергәннәр. Мәгарә эчендәге дивар өлешләрен җентекләп модельләштерү өчен барлыгы 16380 фото ясалган.
Проект өстендә 10 кеше эшләгән.
Белгечләр әйтүенчә, алынган мәгълүматлар фән һәм мәгариф максатында кулланылачак.
(Зөһрә Исламова фотолары).