Учалы районында югалган 10 яшьлек кызны тапканнар.
23 июньдә Учалы районының Мансур авылында 10 яшьлек кыз югала. Көтүлектән сыерны каршы алырга киткән кыз өйгә әйләнеп кайтмый. Әти-әнисе кызларын эзләп-эзләп тә таба алмагач, авылдашларына мөрәҗәгать итә. Төнлә баланы эзләүгә волонтерлар, Белоретның янгын-коткару гарнизоны составы, эзләү-коткару отряды, полиция хезмәткәрләре, табиблар кушыла. Иртәнге алтынчы яртыларда эзләүчеләрнең бер төркеме урманда бала тавышын ишетә. Баксаң, кыз урманда адаша һәм караңгыда чокырга төшеп киткән була. Бәхеткә, бала исән-сау, тик бик нык курыккан. (Фото республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайтыннан).