Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Караиделлеләр якташ яугирләрне искә алды

Хәтер һәм кайгы көнендә, барлык район һәм шәһәрләрдәге кебек үк, Караидел районы үзәгендә дә Бөек Ватан сугышы елларында яу кырында башын салган якташлары хөрмәтенә урнаштырылган һәйкәлгә халык чәчәкләр салды.

Район үзәгендәге Дан паркына ул көнне халык күп килгән иде. Район хакимияте башлыгы Илдар Гарифуллин җитәкчелегендәге процессия үзәк урам буйлап үткәндә колонага яңадан-яңа кешеләр кушылды.

Чараны Караидел һәм Аскын районнары хәрби комиссары Александр Аксенов ачкач, бер минутлык тынлык игълан ителде. Хронометрның салкын тыкылдавы барчасын да җитдиләндерде, хәтта сагайтып та җибәрде. Бу минутта һәркем үзенең яуда башын салган якыннарын, сугыштан исән кайтып та яралардан гомерләре иртә өзелгән бабаларын уйлагандыр, тыл михнәтләрен чиккән хатын-кызларны, үсмерләрне искә алгандыр.

Батырларны искә алу һәйкәлгә һәм янәшәдәге стелага кызыл канәферләр салу белән тәмамланды.

(Наил Акмеев фотосы).