Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Үзе янганмы соң, әллә...?

24 июнь кичендә Уфаның Карл Маркс урамында урнашкан “Веденеев йорты” мәдәни мирас объектының икенче катында янгын чыккан иде.

Әлегә аның сәбәбенең рәсми фаразы юк. Шул билгеле: гадәттән тыш хәл бу объектның канәгатьсез торышы факты буенча үткәреләчәк суд утырышына өч көн кала теркәлде.

Республиканың Мәдәни мирас объектларын дәүләт саклавы буенча идарәсеннән белдерүләренчә, былтыр августта Уфа хакимияте адресына әлеге объектны саклау буенча чара күрү турында таләп җибәрелә. Үзгәреш булмагач, агымдагы елның 2 мартында Идарә тарафыннан “Заказчы һәм техник күзәтчелек хезмәте” учреждениесенә карата административ хокук бозу турында протокол төзелә. 5 мартта материал Киров районы судына карауга җибәрелә. Идарә мәгълүматларына ярашлы, утырыш 27 июньгә тәгаенләнгән була.

– Янгыннан соң бина сүтелмәячәк, аның статусы саклана. Объект зыян күрсә дә, бу аның статусы алыну турында сөйләми. Закон буенча статусны бирү һәм алуның үз тәртибе бар, бу тарихи-мәдәни экспертиза нигезендә генә эшләнә ала, — ди Идарә җитәкчесе Илһам Фаткуллин.

Янгынның сәбәпләре 30 көнгә сузылган экспертизадан соң гына билгеле булачак.

(Фото Мәдәни мирас объектларын дәүләт саклавы буенча дәүләт идарәсеннән алынды).