Татарстан Милли китапханәсенең Зур уку залында «Җыен» фонды «Шәхесләребез» дигән сериядә күренекле татар мәгърифәтчесенә багышлап нәшер иткән «Каюм Насыйри» дигән китапны тәкъдим итү кичәсе үтте.
Кичә «Җыен» фондының идарә рәисе, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, әдип һәм шагыйрь Разил Вәлиев чыгышы белән башланып китте. Ул, тамашачыларны «Җыен» фондының киңкырлы эшчәнлеге белән таныштырып, яңа гына дөнья күргән, галим-мәгърифәтче Каюм Насыйрига багышланган затлы басмага югары бәя бирде. Китапның төзүчесе, филология фәннәре докторы Рамил Исламов бу җыентыкның басылып чыгуы татар дөньясы өчен зур вакыйга икәнен ассызыклады. Әлеге әдәби кичәдә китапны басмага әзерләгән һәм нәшер иткән иҗат төркеме, галимнәр, мәгариф һәм мәдәният әһелләре, журналистлар, язучылар катнашты. Чыгыш ясаучыларның һәрберсе Каюм Насыйри шәхесе һәм эшчәнлегенең бөеклеген билгеләп үтте. Әлеге басманы чыгаруда матди ярдәм күрсәткән Әнвәр Насыйров та бу саллы җыентыкның милләтебез өчен олы әһәмияткә ия булуын әйтте.