Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

“Чыңла, чалгы!” республика фольклор бәйрәме узачак

Башкортстанда печән чабу һәм печән мәле мәдәниятен яңарту, халык йолаларын һәм гореф-гадәтләрен тергезү максатында “Чыңла, чалгы!” республика фольклор бәйрәме узачак. Бәйрәм 7 июльдә Кырмыскалы районының Бишавыл-Уңгар авылында үтәчәк, дип хәбәр итә төбәк Мәдәният министрлыгы сайты.

Фестивальдә җыелма яисә ике кешедән торган (1 ир һәм 1 хатын) гаилә командалары катнаша ала. Ярышлар эстафета формасында үткәрелә. Катнашучыларның чалгысы, тырмасы, сәнәге, кайрагы һәм балтасы булырга тиеш.

Бәйрәмдә такыя үрү, “Шифалы үләннәр”, Land-art -объектлар (печәннән һәм саламнан дизайнер сыннары эшләү), “Урман ашы” (яланда печәнчеләрнең аш табыны) конкурслары үтәчәк. Иҗади коллективлар чыгышы каралган.

Печән чабуда теләгән һәркем катнаша ала. Гаризалар 1 июльгә кадәр gukrcnt@mail.ru электрон адресында кабул ителә.

(Фото Башкортстан Мәдәният министрлыгы сайтыннан)