Уфа “Нур” татар дәүләт театры чираттагы иҗат сезонын япты.
Чираттагы иҗат сезонын ябу тантанасында еллык эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясалды. Театрның директоры Илдар Хаҗиев билгеләп үтүенчә, тәмамланган 26нчы сезон күркәм чараларга бай булды.
“Гаилә елы” кысаларында театрда гамәлгә ашырылган проектларның берсе – “BabyNur”. “Нур” театрының Зур залы фойесында балалар өчен төрле конкурслар, флешмоблар, уеннар, остаханәләр оештырылды. Кемнәрдер рәсем төшерү серләренә төшенде, икенчеләр кул астындагы гади генә әйберләрдән төрле сыннар, җиһазлар ясарга өйрәнде. Шунда ук балаларның кул эшләреннән күргәзмә дә урын алды. Мондый бәйрәмнәрнең һәрберсенең ахырында театр яшь тамашачыларга әкиятләр бүләк итте. Бу проектның төп максаты – Уфада яшәүче татар гаиләләрендә милли мохитне, халкыбызның гореф-гадәтләрен саклау, ата-ана һәм балалар арасында бәйлә-нешләрне ныгыту. “Нур” театры каршында балалар студияләре эшләү дә мөһим. Театр студиясе, сәнгать неч-кәлекләрен ачып, актерлык осталы